ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Теләче районының “Ел укытучысы” исеменә лаек мөгаллимнәре ачыкланды

19 гыйнвар 2017, 22:00 , Фото: tulachi.ru

Теләче районының “Ел укытучысы” исеменә лаек мөгаллимнәре ачыкланды Җиңүчеләр район данын Арчада зона турында якларга бара.

(Теләче, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). 18 гыйнвар көнне Татарстанның Теләче районы Үзәк авылы мәдәният йортында “Ел укытучысы – 2017” бәйгесенең чираттагы этабы узды, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.

Бәйге Үзәк урта мәктәбе укучылары, укытучылары әзерләгән концерт белән башланган бәйгедә катнашучыларга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова мөрәҗәгать итте. “Һәр укытучының үз тупламасы бар. Еллар үткән саен, укытучының эш тәҗрибәсе белән ул тулылана бара. Мондый бәйгеләр белемең, тәҗрибәң белән уртаклашырга менә дигән мөмкинлек”, – диде ул.

Иң элек, бәйгедә катнашучы мөгаллимнәрне үзләренең мәктәп коллективы яклады. Остазлары турында җылы фикерләрне, укучылары шигъри юллар белән җиткерделәр һәм һәр укытучыныкы кызыклы, үзенчәлекле булды.

Бу көнне һәр укытучы үзенең заман белән бергә атлаучы тәҗрибәле оста икәнлеген тагын бер кат раслады. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова җитәкчелегендәге махсус жюри мөгаллимнәрнең осталыгына бәя бирде.

Нәтиҗәдә, “Ел укытучысы–2017” бәйгесенең район турында Олы Нырсы урта мәктәбенең рус теле укытучысы Рим Фадеев беренче урын алды. Икенче урында –  Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Диләрә Минһаҗева. “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүче дип Теләче урта мәктәбенең технология укытучысы Альбина Вәлиева танылды. Әлеге мөгаллимнәр бәйгенең 30 һәм 31 гыйнвар көннәрендә узачак зона турында Теләче районы данын Арча районында яклаячак, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10