ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов "Музыкаль күзәтү" газетасы тарафыннан ел шәхесе итеп танылды

19 гыйнвар 2017, 16:14

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентының республикада Дәүләт симфоник оркестрына ярдәм итүе игътибарга лаек булган.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны «Музыкаль күзәтү» газетасы Татарстан дәүләт симфоник оркестрына ярдәм итүе уңаеннан «2016 ел шәхесе» итеп билгеләгән. 2016 ел йомгаклары буенча «Музыкаль күзәтү» газетасы премиясе лауреатлары исемлегенә Татарстан дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский да кергән.

Узган ел Татарстан дәүләт симфоник оркестры үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Александр Сладковский сәнгать җитәкчелегендәге оркестр мөстәкыйль коллектив статусын алды, оркестр Татарстан Президенты патронатында, Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм халыкара аренада аны көтеп алалар. Декабрь аенда оркестр IMG агентлыгы оештырган Европа турында булды, кульминация чыгышы Вена Музикферайнында узды. Оркестр тормышындагы тагын бер күренекле вакыйга – «Мелодия» фирмасында композиторның 110 еллыгына Д.Д.Шостаковичның барлык симфония һәм инструменталь концертларын яздыру булды.

Премия лауреатлары булып шулай ук Б.А.Покровский исемендәге Мәскәү камера музыка театрының музыка җитәкчесе Геннадий Рождественский, Мариин театры сәнгать җитәкчесе – директор Валерий Гергиев һәм А.С.Пономарев исемендәге «Весна» хор мәктәбе сәнгать җитәкчесе – директор Надежда Аверина танылды.

«Музыкаль күзәтү» газетасы 1995 елдан (баш мөхәррире – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Андрей Устинов) «Вакыйгалар һәм шәхесләр» рейтингын бастырып килә һәм газета премиясен тапшыра. «Музыкаль күзәтү» премиясе – Россия академик музыка өлкәсендә төп һөнәри бүләк. Ике дистә ел эчендә 300ләп музыкант һәм музыкаль җәмәгать эшлеклесе аның лауреатлары булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10