ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Екатеринбургта өлкә күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак

18 гыйнвар 2017, 15:33 , Фото: tatur.tatarstan.ru

Екатеринбургта өлкә күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак Өлкә этабында җиңүчеләр – төбәк турында, ә анда җиңүчеләр Казанда халыкара олимпиадага катнашырга барачак.
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). 1 февральдә Екатеринбург шәһәрендә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә татар теле һәм әдәбиятыннан өлкәкүләм олимпиада узачак, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.
 
Олимпиада Свердловск өлкәсе Гомуми һәм профессиональ белем бирү министрлыгы тарафыннан оештырыла. Шулай ук бу көнне биредә мари теленнән дә олимпиада үткәреләчәк.
 
Олимпиадада өлкә мәктәпләреннән 50 укучы катнашыр дип көтелә. Өлкә этабында җиңүчеләр 6-9 февральгә билгеләнгән төбәк турында көч сынашачак, ә анда җиңүчеләр Казанда халыкара олимпиадага катнашырга барачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10