ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда бурычлы 2440 кешенең машина йөртү хокукы чикләнгән

18 гыйнвар 2017, 11:29

Татарстанда бурычлы 2440 кешенең машина йөртү хокукы чикләнгән Бу карарларның 2318е алиментлар түләү җаваплылыгына кагыла: җыелган бурыч 575,8 миллион сумны тәшкил итә.
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). 2016 елда Татарстанда суд приставлары бурычлы кешеләрнең кайбер очракта машина йөртү хокукын чикләү вәкаләтенә ия булган иде. Беренче чиратта бу чара алиментлар түләмәүчеләргә кагылды. Үткән елда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе тарафыннан вакытлыча машина йөртү хокукын чикләү буенча 2440 карар чыгарылды, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.
 
Сүз барлыгы 660 миллион сумлык бурыч турында бара. Карарларның 2318е алиментлар түләү җаваплылыгына кагыла (бу өлкәдә барлыгы 575,8 миллион сум бурыч җыелган). Әлеге күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, барлыгы 137 миллион сум түләтелгән. 2017 ел башыннан суд приставлары транспорт йөртү хокукын чикләүче инде 50 карар чыгарган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10