ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Калеб. Яңа дулкын" татар шигъриятенең киләчәген тәкъдим итә

18 гыйнвар 2017, 18:54

“Калеб. Яңа дулкын 15 яшь шагыйрь һәм композитор Камал театрының Кече сәхнәсендә шигъри спектакль күрсәтәчәк.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). “Калеб. Яңа дулкын” иҗади берләшмәсе 19 гыйнварда Галиаскәр Камал театрының Кече сәхнәсендә 15 яшь шагыйрь һәм композиторны тамашачыларга тәкъдим итә. Бу турыда Галиаскәр Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2016 елның 17 ноябрендә “Калеб. Яңа дулкын” иҗади берләшмәсе татар шагыйрьләре өчен “Тавыш” дигән конкурс-тамаша уздырган иде. Язучылардан, композиторлардан, рәссамнардан, режиссерлардан торган мәртәбәле жюри рифмаларны, сүрәтләүләрне, темаларны җентекләп тикшереп, 17 автордан унысын сайлап алды.

Алар - Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибулллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фаррахова, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рафикова. Әлеге сәләтле яшьләр җурналларда һәрдаим басылалар, аларның шигырьләрен “Вконтакте” да, “Фейсбукта” еш күчереп басалар. Бу шагыйрьләр - татар шигъриятенең яңа дулкыны.

Кичәдә алар Галиаскәр Камал театрының баш реҗиссеры Фәрит Бикчәнтаевның укучысы Әминә Миндиярова белән шигъри спектакль күрсәтәчәкләр. Һәр шигырь гомумспектакль кысаларында театраль миниатюрага әвереләчәк, анда шулай ук Габдулла Тукай шигырьләре, Казанның элеккеге һәм бүгенге күренешләре урын алачак.

Кичәнең музыкаль өлеше өчен композитор, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Эльмир Низамов җавап бирә. Әлбәттә үзе генә түгел. “Калеб. Яңа дулкын” иҗади берләшмәсенең иң төп максаты – шәһәрнең иҗат көчләрен берләштерү. Шуңа да ул кичне сәхнәгә яшь шагыйрьләр белән беррәттән сәләтле композиторлар да чыгачак. Ләйсән Абдуллина, Ильяс Камал, Динә Хәкимова, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина спектакльдә авторлар буларак та, музыкантлар буларак та катнаша.

Кичә 19 гыйнварда Галиаскәр Камал театрының Кече сәхнәсендә 18.30 минутта башлана. Керү ирекле.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10