ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чүпрәле районында сыйфатлы эчәр суны һәр авылга, һәр йортка кертү актуальлеген югалтмый

17 гыйнвар 2017, 02:00

Чүпрәле районында сыйфатлы эчәр суны һәр авылга, һәр йортка кертү актуальлеген югалтмый Бу максаттан тугыз чишмә су алырлык хәлгә китерелгән, җидесе каптаж насос станцияләре белән төзелгән, дистәгә якын су җыйгычлар куелган, эш дәвам итә.

(Чүпрәле, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, “Туган як”). Чишмә суы һәр өйгә килсен өчен Татарстанның Чүпрәле районында зур күләмле эшләр башкарыла. Бу максаттан тугыз чишмә су алырлык хәлгә китерелгән, җидесе каптаж насос станцияләре белән төзелгән, дистәгә якын су җыйгычлар куелган. Быел да су кертү эшләре дәвам иттереләчәк. Яңа Ишле һәм Яңа Кәкерле; Түбән Чәке, Югары Чәке, Иске Чәке, Кече Аксу; Түбән Каракитә һәм Югары Каракитә авылларын колачлаячак су челтәренең проект-смета документларын эшләтүгә һәм төзелешен алып баруга да 66 млн сумга якын акча каралган. Борындык бистәсе тирәсендәге суны тикшерү, инженер-геодезик эзләнүләр үткәрелү дә 2016 елга туры килде. Һәм тагын бер бик әһәмиятле булганы - 144 данә янгын сүндерү гидрантлары төзелде, дип хәбәр итә Чүпрәленең "Туган як" газетасы.

Чүпрәле районында җир асты суларының өстә булуы һәм халыкның үзләре казыган коелардан су эчәргә мәҗбүр булуы (соңгы елларда күп кенә коеларда су да бетте) район өчен бер проблема булып килә биргән иде. 2014 елда районда "Чиста су программасы" эшли башлап, шушы чагыштырмача кыска гына вакытта 61 чакрым озынлыкта су магистрале төзелде, авыллар арасында төзелгән суүткәргеч 82 чакрымга якын тәшкил итте. Городище авылында, мәсәлән, су челтәрен төзү төгәлләнеп, авылның 156 йортында хәзер чишмә суын кулланалар. Чуваш Бизнәсе, Матак, Мунчәли, Чуваш Ишлесе, Яңа Чокалы, Яңа Элмәле, Иске Ишле, Иске Кәкерле, Татар Бизнәсе авылларындагы халык та эчәргә яраклы, сыйфатлы суга тиенде, диелә Чүпрәледән алынган хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10