ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗе районында агач таулар популярлаша бара

17 гыйнвар 2017, 01:00

Әгерҗе районында агач таулар популярлаша бара Әти-әниләр кышкы матур көннәрдә ялларны күңелле, файдалы, кызыклы итеп уздыру мөмкинлеге бирүчеләргә рәхмәтле.

(Әгерҗе, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”). Әгерҗедә соңгы елларда кыш көне халык күп йөри торган урыннарда агачтан таулар ясау матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге мәһабәт тауларны “Яшьлек“ паркында, стадионда, тагын 3 урамда ясадылар. 3-5 метр биеклектәге 15 метрга кадәр озынлыктагы таулар куркынычсызлык таләпләренә туры китереп эшләнгән, дип яза “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

Ясалма таулардан көнозын кеше өзелми. Балалар йөзләр алсуланганчы, кул-аяклар туңганчы шау-гөр килеп тау шуа. Ә кичләрен әти-әниләр сабыйлары белән килә.

Әгерҗедәге кебек таулар хәзер авылларда да барлыкка килә башлады. Мисалга, Яңа ел алдыннан Тирсә Мәдәният йорты янында ясалган тау яны авыл халкының гына түгел, кунакка кайтучыларның да яратып йөри торган урынына әйләнгән. Әти-әниләр кышкы матур көннәрдә ялларны күңелле, файдалы, кызыклы итеп уздыру мөмкинлеге бирүчеләргә рәхмәтле, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10