ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары съездын даими үткәрү яклы

16 гыйнвар 2017, 19:23

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары съездын даими үткәрү яклы Татарстан Дәүләт Советында Татарстан халыкларының III съездын үткәрүгә әзерлек турында фикерләштеләр.

(Казан, 16 гыйнвар,  "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары съездын даими үткәрүне тәкъдим итте. Аның фикеренчә, аны ун елга бер тапкыр үткәрергә кирәк. Шундый тәкъдимне республика парламенты башлыгы бүген Татарстан халыклары III съездына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында җиткерде, дип хәбәр итә Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Оештыру комитетын җитәкләүче Фәрит Мөхәммәтшин чараны үткәрүгә өч ай чамасы вакыт калып баруын искә төшерде. Ул оештыру комитеты составына кергән министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен әзерлек чорына җитди карарга чакырды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, 1992 һәм 2007 елларда узган Татарстан халыклары съездлары республикада конфессияара һәм милләтара багланышлар үсешенә сизелерлек тәэсир ясады.

Утырышта Татарстан Президенты Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты  җитәкчесе Александр Терентьев съездга әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планы һәм делегатлар сайлау тәртибе турында сөйләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10