ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Мәдәният

Парижда татар Сабан туе узачак

16 гыйнвар 2017, 09:16

Парижда татар Сабан туе узачак Татар милли бәйрәмен үткәрү – Франция һәм Татарстан арасында туризмны үстерү турындагы килешүнең бер өлеше булачак.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Франция һәм Татарстан башкалалары арасында туризм өлкәсендә төзелгән килешү кысаларында, Парижда татар милли бәйрәме – Сабан туе узачак. Бу хакта бүген Казан хакимиятендә үткән “эшлекле дүшәмбе” җыелышында башкаланың Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр итте.

“Париж белән Казан арасында туризмны үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Хәзер башка илләрнең башкалалары белән дә шундый ук хезмәттәшлек урнаштыру өстендә эшлибез, мәсәлән, Милан, Барселона кызыксындыра. Франция башкаласы Парижда Сабан туе оештырырга ниятлибез. Милли бәйрәмнең вакыты һәм катнашучылар исемлеген соңрак хәбәр итәчәкбез”, – дип билгеләп үтте Дарья Санникова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10