ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ижевскиның "Ак калфак" оешмасы "Аулак өй" оештырып, ак калфаклар тегәргә өйрәтте

16 гыйнвар 2017, 08:39 , Фото: yanarysh.ru

Ижевскиның Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән бәйрәмгә яңа оештырылган “Дуслык” ансамбле махсус концерт әзерләгән.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Ижевск шәһәрендә Алия Абдуллина җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы “Аулак өй” бәйрәмен уздырды, дип хәбәр итә Удмуртиянең “Яңарыш” татар газетасы.

Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән бәйрәмдә ак калфак тегү буенча мастер-класс та оештырылган.

“Ак калфак” каршында күптән түгел генә Галия Быкова җитәкчелегендә “Дуслык” исемле яңа ансамбль эшли башлаган. Ансамбль “Аулак өй"гә махсус концерт әзерләгән. Бәйрәм программасында катнашучылар гармун моңнарын яңгыратып, төрле милли уеннарда катнашкан, җыр-биюләр башкарган, табышмаклар чишкән. Бәйрәм милли ризыклар әзерләнгән чәй өстәле янында тәмамланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10