ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан керәшеннәре Чаллыда Нардуган бәйрәмен үткәрә

13 гыйнвар 2017, 07:25

Татарстан керәшеннәре Чаллыда Нардуган бәйрәмен үткәрә Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында Нардуган бәйрәме 15 гыйнварда булачак.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Чаллы шәһәрендә Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында 15 гыйнварда Нардуган бәйрәме уздырыла, дип хәбәр итә республика керәшеннәренең "Туганайлар" газетасы.

Кояшның кышкы торгынлыгына багышланган Нардуган – халыкларда борынгыдан килгән мәҗүси бәйрәм. Аны Чаллыда, елдагыча, җирле керәшен җәмгыяте оештыра. Нардуганда Татарстанның “Бәрмәнчек“ керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Чаллының "Карендәшләр" ансамбле, Мәләкәс, Иске Җирекле авыллары ансамбльләренең катнашуы көтелә. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10