ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре махсус корылган җиде мәйданчыкта узачак

13 гыйнвар 2017, 07:12

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре махсус корылган җиде мәйданчыкта узачак 14 гыйнвардан авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру дәвам итәчәк.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанда 14 гыйнвардан авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру дәвам итәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату гадәттәге урыннарда түгел, махсус корылган җиде мәйданчыкта узачак, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге мәйданчыклар Юлиус Фучик урамы 64 нче йорт, Липатов урамы 7 нче йорт, Зәкиев урамы 12 нче йорт, Дементьев урамы 7 нче йорт, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Батыршин урамы 20 нче йорт, Лаврентьев урамы 10 нчы йорт адреслары буенча урнашкан.

Чатырлы ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен һәр көнне 7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10