ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

Минтимер Шәймиев Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимен хуплады

12 гыйнвар 2017, 11:01 , Фото: tatarstan.ru

Минтимер Шәймиев Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимен хуплады Дәүләт эшлеклесе шулай ук Казан ханнарының калдыкларын җирләү мөһимлеген дә әйтә.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан ханлыгына нигез салган Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимен хуплады. Дәүләт эшлеклесе бу хакта “Коммерсантъ” газетасына биргән интервьюда белдергән.

“Беренче чиратта Казан ханнарының калдыкларын җирләү мөһим, алар хәзерге вакытта Казан Кремленең археология лабораторияләрендә саклана. Моның өчен “Изге Болгар җыены”на кунаклар килгәндә уңайлы вакыт булыр иде. Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимнәре дә бар. Нишләп әле юк? - дип әйтер идем”, - дип искәртә
Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча “Яңарыш” фонды попечительләр советы рәисе булган Минтимер Шәймиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10