ҺАВА ТОРЫШЫ +31 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сургут Сабан туенда Әлмәт спортчысы Рөстәм Йосыпов батыр калган
Д.Фәттахов Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен бүләкләнде
Төркиядә 24 июньдә узган сайлауда демократия җиңде - Рәҗәп Тайип Эрдоган
Филармония бакчасында дүртенче хәйрия концерты оештырылды
Минзәлә театры “Сүнгән йолдызлар” спектаклен куярга әзерләнә

Җәмгыять

Биектау районында кышкы иҗат өчен компьютер тапшырылды

12 гыйнвар 2017, 00:00

Биектау районында кышкы иҗат өчен компьютер тапшырылды Райондагы сәламәтлек саклау учреждениеләре гадәти булмаган конкурста ярышты.

 (Биектау, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, “Биектау хәбәрләре”). Яңа ел алдыннан район үзәк хастаханәсендә иң яхшы кышкы композициягә конкурс игълан ителгән иде. Анда райондагы 7 сәламәтлек саклау учреждениесе катнашты, дип белдерә “Биектау хәбәрләре” газетасы.

Дөбьяз хастаханәсе хезмәткәрләре мондый биремгә бик тә җаваплы мөнәсәбәттә булды. Алар, барлык хыялларын эшкә җигеп, күп кызыклы әйберләр уйлап чыгарып, кардан искиткеч гүзәл композиция ясап куйдылар. Кыш бабай белән Кар кызына, төсле шарларга “төренгән” чыршыга, 2017 нче ел символы – әтәчкә карагач, хастаханәгә килүчеләрнең дә, анда эшләүчеләрнең үзләренең дә кәефләре күтәрелә. Кардан ясалган иң матур иҗат эшләренә конкурста Биектау район үзәк хастаханәсеннән жюри шуңа 1 нче урын биреп, компьютер бүләк итте. Мактаулы 2 нче һәм 3 нче урыннарны Мәмдәл амбулаториясе һәм район үзәк хастаханәсенең хуҗалык бүлеге яулады, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10