ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Җәмгыять

Татарстанда томан көтелә

9 гыйнвар 2017, 15:31

Һава торышының начарлануы республика юлларында һәлакәтләр тудыру мөмкинлеген арттыра.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 10 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Фаразланган һава шартлары нәтиҗәсендә республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан, төшү-менү үрләреннән үтү кыенлашуы мөмкин.
Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен кисәтү итеп берничә тапкыр тормоз педаленә басарга киңәш ителә. Шулай ук машина йөртүчеләрнең автомобильләренең техник торышына, төзеклегенә игътибарлы булулары сорала.

Җәяүлеләргә юлларны җәяүлеләр кичүе аша булган урыннарда гына чыгарга, килеп баручы транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска кирәклеге исләренә төшерелә. Тайгак, кар каплаган һәм күз күреме начар һава шартларында автомобиль йөртүчеләр машиналарын тиз генә туктата алмаганын онытмаска кирәк.
Табигатьтә ял итәргә яратучыларга элемтә чараларының, навигация җиһазларының төзекләрен тәэмин итүе мөһим. Күз күреме начар булганда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрү мөһимлеген истән чыгарырга ярамый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10