ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда язгы чәчү кампаниясенә әзерлек барышы тикшерелде

9 гыйнвар 2017, 15:14

Татарстанда язгы чәчү кампаниясенә әзерлек барышы тикшерелде Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, максат – республикада агросәнәгать үсеше темпын 5 проценттан артык күләмдә саклау.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан аграрийларының язгы чәчү кампаниясенә әзерлеге турында бүген республика киңәшмәсендә сүз алып барылды. Аны бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киңәшмәдә чыгыш ясап, быел республика агросәнәгать комплексы алдына яңа бурычлар куелды, арада иң мөһиме – үсеш темпын 5 проценттан артык итеп саклау, диде.

Министр сүзләренчә, 2017 ел уңышына дигән уҗым басулары 600 меңгә якын гектар мәйдан били, чәчүлекләрнең 92 проценты кышка яхшы хәлдә керде. Төп үренте төбендә урнашкан сабаклану төеннәрендә бүген температура 3-5 градус салкын, составында шикәр күләме 25 процент тәшкил итә – бу уҗымнарның торышы әйбәт булуына дәлил.

Кырларда кар катламы да уңышка файда китерә, аерым алганда, туфракта көзге дым җитеп бетмәгәнне каплый. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, уңыш күләме ашламалар белән белеп эш итүдән дә тора. Былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аграрийлар алдына, гектарына ашлама 65 килограммнан да ким булмасын, дигән бурыч куйды. Бүген республикада 74 мең тонна минераль ашлама рәвешендә тәэсирле матдәләр тупланган: бу гектарына 25,8 килограмм тәэсирле матдә туры килә дигән сүз, ягъни былтыргы шушы вакыттагыдан 2 тапкырга күбрәк.

“Гектарына 65 килограмм тәэсирле матдәгә әле ерак булса да, динамика начар түгел”, – дип бәяләде министр һәм бу мәсьәләдә Әтнә районын республикада иң уңай мисал буларак атады. Әлеге районда ел башына 65,2 килограмм тәэсирле матдә тупланган.

Ашламалар көн дә кыйммәтләнә бара, дип кисәтте министр. Әйтик, аммиак селитрасының тоннасы бүген 13,5 мең сум тора. Былтыр февраль башында аның бәясе 10 процентка арткан булган, быел да шушы хәл кабатланыр дип фаразлана.

Язгы чәчүгә кадәр Татарстан аграрийларына федерация һәм республика бюджетларыннан 1,7 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Марат Әхмәтов ул акчаларның минераль ашламалар – диаммофоска белән аммиак селитрасы алуга тотылачагын белдерә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10