ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан юлларында 13 кеше һәлак булган

9 гыйнвар 2017, 14:16 , Фото: Султан Исхаков

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан юлларында 13 кеше һәлак булган 104 юл-транспорт һәлакәтендә 158 кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптән 20 бала.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Яңа ел бәйрәмнәрендә, 2016 елның 30 декабреннән 2017 елның 7 гыйнварына кадәр Татарстан юлларында 13 кеше һәлак булган. 104 юл-транспорт һәлакәтендә 158 кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптән 20 бала.

Бу хакта бүген “Татар-инфом” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.

Машина йөртүчеләр еш кына каршы полосага чыгып, рөхсәт ителгән тизлек режимын арттырган. Нәкъ шул гамәлләр аварийлар китереп чыгаруга сәбәп булган, дип искәртте полковник.

Яңа ел бәйрәмнәре ялларында һава торышы да татарстанлыларны сөендермәде: республиканың күп кенә районнарында буран уйнады, юлларда күз күреме начар иде. Авыр юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында, 5 гыйнварда республикада зур йөк транспорты хәрәкәте чикләнгән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10