ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия Финанс министрлыгы белән Үзәк банк пенсия реформасы концепциясенә төзәтмәләр кертте

9 гыйнвар 2017, 13:12

Һаман бер карарга да килмәгән кешеләр өчен пенсияләренең тупламалары форматын сайлап алу мөмкинлеге булдырылган.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы “дәшмәүчеләр” өчен пенсияләренең тупламалары форматын сайлап алу мөмкинлеге булдырган. Бу пенсияләренең туплам өлешен дәүләти идарә компаниясендә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында – икесенең кайсында булса да формалаштыру мөмкинлеген сакларгамы-юкмы икәнен тәгаенләмәгән гражданнар өчен каралган. Әлеге хакта Россия финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев "Известия" газетасына аңлатма биргән, диелә ТАСС хәбәрендә.

Министр урынбасары сүзләренчә, Россия Финанслар министрлыгы һәм Үзәк банк пенсия реформасы концепциясенә төзәтмәләр керткән. Моңа кадәр, пенсия тупламалары Үсеш һәм тышкы икътисады эшчәнлек банкы (ВЭБ) идарәсендә булган “дәшмәүчеләр” акчаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчермәсә, аларның акчасы балларга әйләндерелеп, иминият өлешенә автомат рәвештә күчерелә, диелде. Хәзер әлеге министрлык Хөкүмәтнең социаль блогы тәкъдимен исәпкә алып, схеманы үзгәрткән, чөнки бу баллар бәясе кимүенә һәм пенсия системасында баланс югалуга китерергә мөмкин.

“Дәшмәүчеләр” пенсияләренең туплам өлешенә акча җыюны дәвам итә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлый ала яки акчаларын балларда туплый ала”, – дигән Алексей Моисеев. Балларның бәясе төшүенә юл куймас өчен ”дәшмәүчеләр” индивидуаль пенсия капиталы системасына автомат рәвештә кушыла. Туплам өлештән үзләре баш тартканнарның акчалары әлеге системадан чыгарылып, иминият өлешенә кушыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10