ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Апас эшмәкәрләре янына “бизнес-десант”чылар килде
Роналду һәм Неймарның Казан әбиләре тегеп ясаган сурәтләре бөтен дөньяга танылды
Чаллыда 20 яшьлек кыз үзенә ташланган ир-аттан котыла алган
Россия спорт өлкәсендә Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли – министр
25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Самара өлкәсе Гали авылында каз өмәсе бәйгесен оештырдылар

9 гыйнвар 2017, 11:58 , Фото: islamsamara.ru

Самара өлкәсе Гали авылында каз өмәсе бәйгесен оештырдылар Казларны кем тизрәк, чистарак йолкый – шул җиңүче дип табылган.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Самара өлкәсенең Гали авылында көз өмәсе йоласын торгызалар. Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, малтабар Расих Латыйповның “Кунак йорты” комплексында җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан шушы көннәрдә каз өмәсе уздырылды, дип хәбәр итә Самара мөселманнары Диния нәзарәте. Анда күрше авыллардан да хуҗабикәләр катнашкан, өмә бәйге рәвешендә үткәрелгән: казларны кем тизрәк, чистарак йолкый – шул җиңүче дип табылган.

Нәтиҗәдә, беренче урынга – Иске Ярмәк авылыннан “Ак каен” фольклор ансамбле кызлары, икенче урынга – Гали авылыннан “Мирас” төркеме, өченче урынга Мәчәләй, Мансур авылларыннан “Хыял” фольклор ансамбле чыккан.



Татар җыр-биюләре, милли уеннар белән үрелеп барган каз өмәсендә Самара шәһәреннән “Ак калфак” оешмасыннан, “Сәлам” һәм “Бердәмлек” газеталарыннан, “Яктылык” мәктәбеннән, “Алтын инә” ательесыннан, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленнән хатын-кызлар катнашкан, алар да яңа йолыккан мамыктан мендәрләр тутыруга үз көчләрен керткән.

Өмәдә күргәзмә дә оештырылган, анда татар милли киемнәре, өй җиһазлары, кул эшләре тәкъдим ителгән. Өмәчеләр казларны көянтәләргә элеп, инешкә юарга барганда такмаклар әйтеп, бу өмәгә кагылышлы бөтен йолаларны үтәгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10