ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда 121 оешма КАМАЗ предприятиесе эшчеләренә ташламалы хезмәт күрсәтә

7 гыйнвар 2017, 07:00

Чаллыда 121 оешма КАМАЗ предприятиесе эшчеләренә ташламалы хезмәт күрсәтә Бүген Чаллыда 121 учреждение һәм оешма "КАМАЗ" белән хезмәттәшлек итә, аларда ташлама күләме 30 процентка кадәр җитә.

(Чаллы, 7 гыйнвар, "Татар-информ”, "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Татарстандагы Чаллы шәһәрендә "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте үз хезмәткәрләрен социаль яклау юнәлешендә максатчан эш алып бара. Нәтиҗәдә шәһәрнең күп кенә предприятие һәм оешмаларында автогигант хезмәткәрләренә ташламалы бәядән товарлар сатыла, хезмәтләр күрсәтелә, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.

Бүгенге көндә Чаллыда даруханәләр, кибетләр, ягулык станцияләре — барысы 121 учреждение һәм оешма "КАМАЗ" белән хезмәттәшлек итә. Ташлама күләме 30 процентка кадәр җитә. Моның өчен кассада автогигантның пропускын күрсәтергә генә кирәк, дип яза шәһәр газетасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10