ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Мәдәният

Лениногорск районының Бәкер авылында "Запорожец"ларда узышачаклар

7 гыйнвар 2017, 06:00

Лениногорск районының Бәкер авылында Җиңүчеләргә бүләкләрне "Бәкер" шифаханәсе һәм Татарстанның "ГАЗ-21" клубы тапшырачак.

(Лениногорск, 7 гыйнвар, "Татар-информ”, "Заман сулышы"). 7 гыйнварда Татарстанның Лениногорск районы Бәкер авылында "Запорожец" машиналарында узышачаклар, дип хәбәр итә районның "Заман сулышы" газетасы.

Әлеге ярышта ел саен бәкерлеләр һәм тирә-күрше авыллар гына түгел, Арча, Әтнә районнарыннан да узышчылар катнаша.

Җиңүчеләргә бүләкләрне, гадәттә, "Бәкер" шифаханәсе һәм Татарстанның "ГАЗ-21" клубы тапшыра. Автоузышны тамаша кылучыларга болында күңел ачу программасы, кайнар чәй һәм коймаклар әзерләнә. Узыш 10.30 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә район газетасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10