ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Баулы районында тыл һәм хезмәт ветераны Рәис Арслановны 90 яше белән тәбрикләделәр

7 гыйнвар 2017, 03:00

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

(Баулы, 7 гыйнвар, "Татар-информ”, "Хезмәткә дан"). Татарстанның Баулы районында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәис Арслан улы Арслановны район хакимияте һәм райондашлары 90 яшьлек юбилее белән бәйрәм оештырып тәбрикләде, дип хәбәр итә районның "Хезмәткә дан" газетасы.

– Гомерем буе сабыр булдым, авыр эштән курыкмадым, тормыш та мине сынады, әмма барыбер яшәүдән йөз чөймәдем. Киресенчә, кулымнан килгәнчә тырышып яшәдем, район халкына, гаиләмә, туганнарыма файдалы, үрнәкле эшләр башкардым. Мин җитәкче вазифасына алынганда, миңа нибары  30 яшь кенә иде әле, – дип сөйли ветеран.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Рәис Арсланов яхшы хәтер, төгәл даталар белән үзенең тормыш юлын сөйләп тә бирде. Гади эшче булып башлаган хезмәт юлы, тырыш хезмәте аша Баулыдагы авторемонт заводына (“Газспецмашремонт”) җитәкче итеп билгеләнә ул. Гомуми эш стажы 52 ел булса, шуның 29ы әлеге заводта үткән.

Рәис абый җай гына эш темасыннан гаиләсенә күчә. Чөнки гомере хезмәт белән үткән ветеран, өйдә уңай атмосфера булмаса, ир-ат эштә бернинди уңышларга да ирешә алмый дип саный. Ул тормыш иптәше Мәргубә апа белән 46 ел бергә гомер иткән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

– Балаларым да бик тырыш, районга кирәкле кешеләр булып үстеләр. Бүген минем ун оныгым, унбиш оныкчыгым да бар, – ди горурланып Рәис Арсланов.

– Безнең әти кебек сабыр, тырыш, шул ук вакытта кырыс һәм тәлапчән кешеләр чынлап та сирәктер. Дөресен генә әйткәндә, без бүгенге көндә дә нәрсәгә тотынсак та, аннан киңәш сорамый калганыбыз юк. Ул акыллы, зирәк кеше. Чөнки аның белән киңәшләшмәгән эш барыбер уң булмый, – ди Баулының 1 нче санлы мәктәбендә директор булып эшләүче кызы Ландыш Кәлимуллина.

Бәйрәме көнендә Рәис Арслановны тәбрик итәргә Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина килгән иде. Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде, дип яза район газетасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10