ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Камышлы районы халкы үз көче белән Чулпан авылы чишмәсен төзекләндергән

6 гыйнвар 2017, 20:05 , Фото: kamizvestiya.ru

Камышлы районы халкы үз көче белән Чулпан авылы чишмәсен төзекләндергән Халык бөтен көчен куеп эшләгән, кемдер буяган, төзелеш материаллары алып килгән, икенчеләр төзегән, юлчылар да бу эштән читтә калмаган.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”, “Камышлы хәбәрләре”). Самара өлкәсенең Камышлы районы Чулпан бистәсе халкы үз көче белән күмәкләшеп, авыл чишмәсен төзекләндерде, дип хәбәр итә “Камышлы хәбәрләре” газетасы.

Чулпан бистәсендә бердәнбер чишмәнең тирә-ягы күптәннән игътибар таләп иткән. Бу юлы җирле депутатлар чишмәне чистарту тәкъдиме белән Ермаково авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иткән, ул үз чиратында финанслар белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Чишмәне төзекләндерү чыгымнары сметасы төзелгән. Халык бөтен көчен куеп эшләгән, кемдер буяган, төзелеш материаллары алып килгән, икенчеләр төзегән, юлчылар да бу эштән читтә калмаган. Район башлыгы Рафаэль Баһаветдинов, Иске Ермаково авыл җирлеге башлыгы Расих Габидуллин ярдәме белән төзекләндерелгән чишмә хәзер авылның күрке булып тора, дип яза Камышлы районы газетасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10