ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Аксубайның "Хыял" приюты балалары Казанның "Әкият" театрында кунак булды

6 гыйнвар 2017, 23:00 , Фото: aksubayevo.ru/tt

Аксубайның Сабыйлар театрда тамаша карап, Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан татлы бүләкләр алып кайткан.

(Аксубай, 6 гыйнвар, "Татар-информ”, "Авыл таңнары"). Татарстанның Аксубай районындагы “Хыял“ балалар йортында тәрбияләнүчеләр Яңа ел ялларында Казанның “Әкият“ Татар дәүләт курчак театрында бәйрәм чараларында катнашып кайтты, дип хәбәр итә районның "Авыл таңнары" газетасы.

Балалар тылсымлы тамашаны таң калып карады, һәр әкият героена ихластан шатланды, Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан татлы бүләкләр алды. Сабыйлар приютка күтәренке күңел һәм онытылмаслык тәэсирләр белән кайтты, дип яза газета.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10