ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты бөтен Русия Патриархына Раштуа уңаеннан телеграмма юллады

6 гыйнвар 2017, 15:58

Татарстан Президенты бөтен Русия Патриархына Раштуа уңаеннан телеграмма юллады "Православие чиркәве безнең җәмгыятьтә һәрвакыт бердәмлек һәм рухи терәкнең мөһим буыны булып торган", - диелә Президентның котлау телеграммасында.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллга Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрикләү телеграммасын юллады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

“Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм, — диелә котлау телеграммасында. — Православие чиркәве безнең җәмгыятьтә һәрвакыт бердәмлек һәм рухи терәкнең мөһим буыны булып торган.

Бу якты бәйрәм – ышаныч һәм өмет символы – Россия халкына рухны камилләштерүдә, цивилизациянең рухи нигезләрен ныгытуда һәм кешелеклелек идеалларын күтәрү юлында яңа көчләр бирсен.

Сезгә сәламәтлек, күтәренке рух һәм россиялеләр һәм Ватан иминлеге өчен эшчәнлектә уңышлар телим”, — дип язылган телеграммада.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10