ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сайлау көнне Төркиянең Эрзурум төбәге ИЙИ партиясенең Карачобан районы башлыгы үтерелгән
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны Раштуа белән котлады

6 гыйнвар 2017, 15:49

Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны Раштуа белән котлады "Раштуа – россиялеләр берләшүендә һәм күпмилләтле җәмгыятьтә дуслык рухын булдыруга тагын бер күркәм сәбәп", - диелә котлауда.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие чиркәве Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны Раштуа бәйрәме белән котлады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

“Чын күңелдән Сезне, Татарстан Республикасы православие руханиларын Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Башка фикердәге кешеләргә карата христиан динендәге сабырлык һәм ихтирам, тынычлык өчен һәм халыкның иминлеге өчен хезмәттәшлек итәргә әзер булу традицияләре хәзерге вакытта да безнең күпмилләтле илдә иҗтимагый бердәмлекнең мөһим фактор булып тора”, — диелә котлауда. 

"Раштуа – Россиядә елдан-ел киңрәк бәйрәм ителә торган матур, якты бәйрәм. Ул россиялеләр берләшүендә һәм күпмилләтле җәмгыятьтә дуслык рухын булдыруга, халыклар арасында хезмәттәшлек итүгә тагын бер күркәм сәбәп. Сезгә сәламәтлек, күтәренке рух, игелекле эшләр кылу юлында уңышлар телим”, — дип теләкләрен җиткерә Татарстан Президенты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10