ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Дмитрий Сотников җитәкчелегендә “КАМАЗ-Мастер” экипажы “Дакар”да беренче бара

6 гыйнвар 2017, 11:13 , Фото: kamazmaster.ru

Дмитрий Сотников җитәкчелегендә “КАМАЗ-Мастер” экипажы “Дакар”да беренче бара Моңа кадәр алда барган Эдуард Николаев экипажы өченче урынга төште.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информм"). Бүген Дмитрий Сотников җитәкчелегендә “КАМАЗ-Мастер” экипажы йөк машиналары зачетында “Дакар” ралли марафонында генераль классификациядә беренче урынга чыкты. Бу хакта "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 

Үткән узышларда әйдәп барган Эдуард Николаев җитәкләгән экипажны Дмитрий Сотников экипажы 4 минут 40 секундка узып киткән. "КАМАЗ-Мастер" командасыннан Эдуард Николаев экипажы өченче, ә икенче Аргентинадан Федерико Вильягра бара.

Дүртенче этап нәтиҗәләре буенча, Голландиядән Жерар де Рой җиңүче дип табылган. Аннары исемлектә "камазлылар" Айрат Мәрдиев, Антон Шибалов һәм Дмитрий Сотников урнашкан. Федерико Вильягра бишенче, ә Эдуард Николаев — сигезенче урынга калган.

Дүртенче этап Аргентинаның Сан-Сальвадор де Жужуй һәм Туписа шәһәрләре арасында, 521 чакрымны тәшкил иткән.

“Дакар-2017” маршруты Парагвай, Боливия һәм Аргентина илләре буйлап сузылган. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Парагвай иле буйлап узышлар беренче тапкыр үткәрелә.

Ралли 2 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр үткәрелә. Маршрутның гомуми озынлыгы  — 8800 чакрым, шуларның 3900 чакрымы югары тизлекле махсус участокларга туры килә.

“Дакар” марафонында барлыгы 59 илдән 316 транспорт чарасы катнаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10