news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елның июненнән бирле беренче тапкыр евро курсы 65 сумнан төште

Бүген рубль долларга һәм еврога карата ныгыды, аннары ике валюта да бераз артты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Шулай итеп, сәүдә ачылышында доллар 2020 елның февраленнән алып беренче тапкыр 63 сумнан төште һәм 62,63 сум булды, евро 2017 елның июненнән бирле беренче тапкыр 64,94 сумнан сатылды.

Мәскәү вакыты белән 10.10 сәгатьтә Америка һәм Европа валютасы да артты. Доллар 41 тиенгә артып, 63,71 сум булды, евро 1,02 сумга артып 66,28 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100