ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минзәлә районы контракт буенча хәрби хезмәткә егетләрне озатуда республикада беренче булды

30 декабрь 2016, 07:00

Районның хәрби комиссары Сергей Владимиров сүзләренчә, соңгы чакырылыш шактый катлаулы булып чыккан.

 (Минзәлә, 30 декабрь, «Татар-информ», «Мензеля», Илсөяр Хаертдинова). Татарстанның Минзәлә районы хәрби комиссариаты контракт буенча хәрби хезмәткә егетләрне озатуда Татарстанда беренче урынга чыкты, дип хәбәр итә «Мензеля» басмасы.

Район комиссариатында 2016 елның көзге чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре игълан ителде. Задание буенча 42 минзәләле хәрби хезмәткә җибәрелгән, район планны 100 процент үтәп, республикада беренче урын алган. Ә ел йомгаклары буенча икенче ел рәттән икенче урынга чыккан.

Контракт буенча хезмәт кафедрасы офицеры Рөстәм Сафиуллин Минзәлә районы җитәкчелегенә эш оештырылышы өчен рәхмәт белдереп, без илебез ихтыяҗлары буенча уртак эш башкарабыз, дип билгеләп үтте.

Районның хәрби комиссары Сергей Владимиров сүзләренчә, соңгы чакырылыш шактый катлаулы булган, чөнки төп заданиегә өстәмәсе бирелгән. Чакырылыш буенча заданиене берьюлы 5 район үтәгәне юк иде әле, Минзәлә районы булдырды, диде ул.

Соңыннан хәрби хезмәткә чакырылышны оештырып гамәлгә ашыруда хезмәте кергәннәргә Мактау грамтоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды, диелә Минзәлә хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10