ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яңа ел ялларында Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк

29 декабрь 2016, 20:08

2017 ел дәвамында Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк көннәр билгеле булды.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). 2017 елның 1-8 гыйнварында Казанда муниципаль парковкалар бушлай булачак, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы хакимиятенең матбугат хезмәте.

Шулай ук Казанда киләсе 2017 елда муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк башка көннәр дә билгеле. Алар: 23-24 февраль, 8 март, 1 май, 8-9 май, 12 июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәре.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10