ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районы вәкилләре Оренбургтагы хәрби частьта булып кайтты

28 декабрь 2016, 03:00

Анда хезмәт итүче район егетләре өчен әти-әниләренең кунакка килүе зур бәйрәм булды.

 (Әлки, 28 декабрь, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Оренбургта хезмәт итүче якташларыбызның әти-әниләре уллары янында кунакта булып кайтты. Татарстанның Әлки районы шефлык иткән хәрби частьта хәзерге вакытта 16 егетебез хезмәт итә, дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.

Аерым алганда, көздән хезмәткә чакырылган яшь солдатлар ант иттеләр. Әти-әниләренең кунакка килүләре алар өчен, әлбәттә, зур бәйрәм булды. Часть командирлары кунакларга ашханәне, солдатлар яшәгән казармаларны күрсәттеләр, җыелыш үткәрделәр, Әлки егетләренең ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр.

Әлкилеләр дә кунакка буш кул белән бармаган, билгеле. Карга җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев егетләргә микродулкынлы мич бүләк итте. Ә әти-әниләр солдатларның барысына да җитәрлек татлы бавырсак алып барганнар иде, бу күчтәнәчтән улларының хезмәттәшләрен дә авыз иттерделәр.

Шундый еракка барып кайту өчен район яшьләр һәм балалар спорт мәктәбе автобус биреп торды, аңа ягулык салуда Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты булышты, диелә Әлки газетасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10