ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Яңа елга булган планнары белән бүлеште

27 декабрь 2016, 17:48

Татарстан парламенты җитәкчесе Яңа ел бәйрәмен гаиләдә ничек каршы алулары хакында сөйләде һәм татарстанлыларны тәбрикләде.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Яңа ел — иң сәясиләштерелмәгән бәйрәм. Ул партияле дә, кызыл да, яшел дә түгел, диде бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат очрашуында.

“Яңа елда без нәтиҗәләр чыгарабыз. Якыннарыбызның исән-сау булуына сөенәбез. Билгеле инде, киләчәккә планнар төзибез”, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе һәм үзенең Яңа елны ничек каршылаулары, гаилә традицияләре хакында сөйләде.

“Минем бер оныгым 30 декабрьдә туды. Шунлытан, ул көнне без барыбыз да аларда күрешәбез. Кечерәк энеләре һәм сеңелләре концерт программасы әзерли”, - диде ул.

Парламент башлыгы быел өйләрендә чыршы куярга җыенмауларын да әйтте. “Без ишегалдындагы чыршыны бизәдек, гирляндалар элдек. Әлбәттә инде кунаклар киләчәк, без телевизордан үзебезнең Президентыбызның чыгышын тыңлаячакбыз. Татарстанның беренче Президенты вакытыннан алып бездә бер традиция бар — барыбыз да сәгать 0.15 тә Матюшино бистәсендәге спорт мәйданчыгына барабыз. Бер-беребезне котлыйбыз, шатланабыз, шаярабыз, кар атышып уйныйбыз. Шуннан соң, бу эш өчен кем җаваплы икәнен әйтмим, петардалар аттырабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин Яңа елны ничек каршы алуларын бәян итеп.

Закон чыгару органы җитәкчесе Татарстан халкын да Яңа ел белән котлады. “Татарстанның һәр гаиләсен тәбрик итәм. Һәркайсыбыз да киләсе Кызыл әтәч елының бераз булса да уңышлырак булуын, теләкләрнең чынга ашуын, республикада, һәр гаиләдә тынычлык һәм татулык булуын телик. Барлык татарстанлыларга да 2017 елда сәламәтлек һәм зур уңышлар телим!” - дип теләкләрен җиткерде парламент рәисе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10