ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Варвара Караулова Татарстанга җибәрелсә, мәсьәләне тикшерер идек - Ислам тикшерү үзәге

27 декабрь 2016, 14:35

"Ул Россиягә кайтарылгач, экстремистлар белән эләмтәгә кергәнгә, аңа карата кырыс хөкем чыгарылган", - диде Ринат Патеев.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева).  "Варвара Караулова Россиягә кайтарылгач, экстремистлар белән эләмтәгә керүне туктатмаганга, аңа карата кырыс хөкем чыгарылган", - диде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ислам тикшерүләре үзәге директоры, сәяси фәннәр кандидаты Ринат Патеев Казанда узган "Диалог" -җимергеч дини гыйбадәтләргә каршы тору буенча мәгълүмати-консультатив үзәк булдыру турында түгәрәк өстәлдә.  

Чарада экстремист идеологиягә тәэсиренә эләккән, 22 декабрьдә Мәскәү округы хәрби суды тарафыннан ИГИЛ (Россиядә тыелган) төркеменә кушылырга омтылыу өчен 4,5 елга хөкем ителгән Мәскәү дәүләт университетының элеккеге студенты Варвара Караулова буенча сорау күтәрелде.

Ринат Патеев Варвара Караулова вәзгыяте буенча ачыклык кертеп: “Җәза бөтен фактларны исәпкә алып бирелгән. Аны Төркиядән Россиягә кайтаргач, ул ИГИЛ экстремистик төркеме егетләре белән элемтәгә чыгуын дәвам иткән. Бу гамәлләр җыелмасы нәтиҗәсендә аңа карата шактый кырыс хөкем карары чыгарылган”, - диде Ринат Патеев. "Ул Татарстанга җибәрелгән булса, без бу сорауны җентекләп өйрәнер идек", - дип өстәде Ринат Патеев.

Хатын-кызларны ирегеннән мәхрүм итү мәсьәләсе, аеруча экстремистик агымга эләккән хатын-кызларны хөкем итү мәсьәләсе күтәрелү уңаеннан Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Рафаил Дәүлиев: “Бездә, кызганычка, хатын-кызлар колониясе юк”, - диде. “Татарстанда хөкем ителү карары чыгарылган хатын-кызлар Чувашия республикасы территориясендә урнаштырыла. Бу безнең проблема. Хөкем ителгән хатын-кызларның тулы күләмдә социализацияүгә мөмкинлекләре юк. Ә хатын-кызга туганнары белән аралашу бик мөһим. Хәер, Чувашия республикасы белән безнең элемтәләр яхшы”, - диде Рафаил Дәүлиев.

Түгәрәк өстәлдә катнашучы психолог-эксперт Светлана Яковлева Варвара Карауловага чыгарылган хөкемгә карата карашын әйтте: “Миңа, эксперт буларак, Варвара Караулова буенча җавап бирү кыен, чөнки мин нәтиҗәләр ясарлык мәгълүмат булганда гына җавап биреп, киңәш әйтә алам. Шулай да ярдәм кулын сузу яисә сорауны хәл итү өчен төрле вариантлар тәкъдим итү беркайчан да соң түгел. Бу сорауга җавап бирер өчен миңа бу мәсьәләне тикшерергә кирәк. Бу кешенең шәхси үзенчәлекләрне белү өчен Варвара белән сөйләшергә кирәк. Бу җәзага аның карашын, киләчәккә планнарын белергә кирәк. Ирегеннән мәхрүм итү урыннарда нинди тәҗрибә алуы турында да сүз бара”, - диде Светлана Яковлева.

Искә төшерәбез: Варвара Караулова Мәскәү дәүләт университетының элеккеге студенты ИГИЛ (Россиядә тыелган) төркеменә кушылырга омтылуы өчен 22 декабрьдә Мәскәү округы хәрби суды тарафыннан 4,5 елга хөкем ителгән.

 “Российская газета” язуынча Варвара Караулова үзен Сириягә китәргә котырткан кеше Айрат Саматов исемле була. Аның белән ул социаль челтәрдәге ЦСКА фанатлары төркемендә таныша.

Тумышы белән Ульяновскидан булган Айрат әниләре белән Казанның Азино торак комплексына күченеп килә һәм Россия ислам университетына укырга керә. Университет ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, тәртипсез һәм начар укыган Саматов бер елдан соң укуын ташлый. Саматов наркотиклар саткан өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителә һәм Төркия аркылы Сириягә китә. Россиядә тыелган ИГИЛ вәкилләре белән бәйләнешкә керә һәм социаль челтәрләр аша вербовка белән шөгыльләнә башлый. Варвара Караулованы ул Сириягә килергә чакыра һәм өйләнергә вәгъдә бирә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10