ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кама Тамагы районы Чаллы авылы укучылары ятим балаларга оекбашлар бәйләп җибәргән

27 декабрь 2016, 03:00

“Оста куллар” түгәрәгенә йөрүчеләр Республика сабыйлар йорты балаларына җылылык бүләк иткән.

(Кама Тамагы, 27 декабрь, “Татар-информ”, “Волжские зори”, Светлана Заһидуллина). Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылы укучылары “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Миләүшә Мозафарова белән бергә ятим һәм караучысыз калган балаларга 24 пар оекбаш бәйләгән. Күңел җылысы кушып бәйләгән оекбашларны алар Республика сабыйлар йортына җибәргәннәр. Районның “Волжские зори” газетасы шул хакта хәбәр итә.

Сүз уңаенда билгеләп үтик: Чаллы авылында башлангыч мәктәп кенә бар, ә игелек акциясендә укуын күрше Олы Кариле мәктәбендә дәвам иттерүче укучылар да бик теләп катнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10