ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда 68,8 мең тонна минераль ашлама тупланган

26 декабрь 2016, 20:53

Бүгенгә иң күп ашлама Зәй муниципаль районында сатып алынган, анда ул бер гектарга 52,5 килограмм күләмендә туры килә.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып ала. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, бүгенге чорга хуҗалыкларда 68,8 мең тонна ашлама тупланган, ягъни ул бер гектарга 23,9 килограмм чыга дигән сүз (көзге чәчүне дә кертеп), дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Бүгенгә иң күп ашлама Зәй муниципаль районында тупланган, анда ул бер гектарга 52,5 килограмм туры килә. Актаныш муниципаль районында бу күрсәткеч – 49,4 килограмм, Тукай муниципаль районында – бер гектарга 49,1 килограмм, Сарман районында бер гектарга – 49 килограмм, Тәтеш районында – 44,1 килограмм.

Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашлама әлегә бик аз туплана. Мондый районнардан: Мамадыш районында – бер гектарга 13,1 килограмм, Кама Тамагы районында – 12 килограмм, Чирмешән районында – 11,3 килограмм, Бөгелмә районында – 10,5 килограмм, Әгерҗе районында – 8,5 килограмм, Яңа Чишмә муниципаль районында – 7,6 килограмм.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10