ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мандарин ашап ротавирус йоктыру турындагы хәбәрләр дөрес түгел — Роспотребнадзор

26 декабрь 2016, 20:38

Ротавируслы инфекция җиләк-җимештә “яшәми”: аларны әйбәтләп юсаң, инфекция йокмый, дип белдерә белгечләр.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралган, мандарин ашап ротавирус инфекциясе йоктырырга мөмкин дигән хәбәрләрне кире какты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына идарәнең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева җиткерүенчә, бу мәгълүмат бары спам, аның бернинди нигезе юк. Шуның белән бергә идарә вәкиле узган ел да Яңа ел алдыннанда шундый нигезсез хәбәр таратылганын искәртте. «Ротавируслы инфекция җиләк-җимештә “яшәми”. Аларны әйбәтләп юсаң, инфекция булмый», — дип аңлатты Миләүшә Җамалиева.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10