ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Теләчедә көрәшче һәм төзүче Фоат Шәйдуллин хөрмәтенә дан әләме күтәрелде

26 декабрь 2016, 22:00

Аның призына үткәрелгән көрәштә 8 мәктәптән 102 укучы катнашты.

 (Теләче, 26 декабрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Татарстанның Теләче районы үзәгендәге “Батыр” спорт комплексында татарча көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, яшьлегендә район, республика, илкүләм ярышлар җиңүчесе һәм Сабан туйларының батыры булган Татарстанның атказанган төзүчесе Фоат Шәйдуллин призына татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде. Анда 2001 нче елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр шәхси һәм команда беренчелеге өчен көч сынашты. Ярышта 8 мәктәптән 102 укучы катнашты, дип хәбәр итә "Теләче" газетасы.

Бәйгене ачу тантанасында көрәшчеләрне ярышларның сәбәпчесе һәм химаячысы булган Фоат Заһертдин улы үзе сәламләде, зур көрәшкә, мавыктыргыч шөгыльгә юл алган яшь батырларыбызга уңышлар теләде. Шулай ук тантанада район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов, “Ак барс банкы”ның Теләчедәге өстәмә офисы җитәкчесе, татарча көрәш буенча республикабызның спорт остасы Фидаил Мортазин чыгыш ясап, Фоат Шәйдулллин үрнәгендә спорт белән шөгыльләнергә, рух тәрбияләргә кирәклеген әйттеләр. Соңгысы, әлеге ярышларның әһәмияте турында ассызыклап: “Бүгенге ярышлар спорт кына түгел, ватанпәрвәрлек рухында чын ир-егетләр үстерә, әзерли торган зур тәрбия чарасы да”, - диде. Тантанада данлы якташыбыз Фоат Заһертдин улы Шәйдуллин хөрмәтенә Дан әләме күтәрелде. Монысы, атказанган спорт осталары Наил Хәмидуллин, Раил Нургалиев һәм студентларның 27 нче Бөтендөнья Универсиадасы чемпионы Илдар Гыйниятуллинныкыннан кала, дүртенчесе булды.

Көн дәвамында барган киеренке һәм мавыктыргыч көрәштә Раил Тимербаев (Баландыш), Наил Шакиров (Баландыш), Әнәс Галиулин (Иске Җөри), Антон Иванов (Олы Нырсы), Айназ Хафизов (Шәтке), Данил Галимов (Баландыш). Илмир Галәветдинов (Олы Нырсы), Илһам Камалиев (Олы Мәтәскә), Эмиль Мәүлин (Шәтке), Инзил Ибраһимов (Теләче), Риназ Шакиров (Олы Нырсы), Илдан Якупов (Теләче), Артур Шалканов (Олы Мәтәскә), Баһир Зарипов (Теләче) чемпион булдылар.

Бу юлы да көрәш барышында гүзәл затларыбызны күрергә мөмкин иде. Алар - Олы Нырсыдан Динара Хәлилова белән Гүзәлия Гыйниятуллиналар. Икесе дә 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында лаеклы көрәшеп, өченче һәм дүртенче урыннарны яуладылар. Командалар беренчелегендә исә Теләче, Олы Мәтәскә, Олы Нырсы урта мәктәбе командалары призлы урынга лаек булды. Аннан соңгы урыннарны Баландыш, Югары Кибәхуҗа, Иске Җөри, Олы Мишә һәм Шәтке урта мәктәбе командлары яулады. Азактан җиңүчеләр ярышның химаячысы Фоат Шәйдуллин тарафыннан әзерләнгән мелальләр, Мактау грамоталары һәм акчалата кызыксындыру премияләре тапшырылды, диелә Теләче газетасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10