ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ульяновскиның Мөслимәләр берлеге дин дәресләре шәкертләренә Казанга сәфәр оештырган

26 декабрь 2016, 20:29

Ульяновск кунаклары Татарстан башкаласындагы мәчет һәм мәдрәсәләрдә булган.

(Ульяновск, 26 декабрь, “Татар-информ”, “Өмет”). Ульяновск өлкәсенең Мөселман хатын-кызлары берлеге каршында эшләп килүче “Дин дәресләре” мәктәбенең 1-2 сыйныф шәкертләре мөселманнар өчен изге Мәүлид аен Казанга барып, Кол Шәриф мәчетендә намаз укып зурлады, дип яза Ульяновск өлкәсенең “Өмет” татар газетасы.

Әлеге сәяхәтне мөселман хатын-кызлар берлеге рәисенең урынбасарлары Нурия ханым Татлыева белән Хәния ханым Аббазова җитәкләде. Казанга дистәдән артык шәкерт барды.

“Хәния ханым юл буе татар-мөселман тарихы, мәшһүр дин галимнәре турында сөйләп, таныштырып барды. Барлык милләттәшләребезне дә берләштерүче башкалабызны күргәч, безне - читтә яшәүче мөселманнарны, шатлыктан горурлык хисе биләп алды. Хәләл ризыклар гына әзерләүче кафега кереп сыйлангач, Казан шәһәре белән танышуыбызны милләтебезнең бөек шәхесләре Галиәсгар Камал, Бакый Урманче, Кәрим Тинчурин тәмамлаган мәдрәсәдән –“Мөхәммәдия” югары дини уку йортыннан башладык һәм, Аллаһы Тәгалә безләргә дә шушында килеп, гыйлем алырга ярдәм итсә иде, дип теләдек. Аннары Мәрҗани мәчетендә намаз укып, аның тарихы белән таныштык. Бу - Казанда Әби патша рөхсәте белән салынган беренче мәчет, дин кысылган елларда да ул эшен дәвам иткән. Борынгы Казан музее белән танышканнан соң, өйлә намазын укырга Кол Шәриф мәчетенә юл тоттык. Кайсыберләребез анда беренче генә тапкыр булганлыктан, аның матурлыгына сокланып хәйран калды. Мәчетне салганда үзләреннән өлеш керткән, ярдәм иткән якташларыбызның исемлеген күргәч, рәхмәт хисләре чолгап алды. Намазыбызны имамга оеп, данлыклы Кол Шәриф мәчетендә укуыбыз безне бик нык тәэсирләндерде. Чал Кремль, Сөембикә манарасы белән танышып, истәлеккә фоторәсемгә дә төштек. Ә икенде, ахшам намазларын “Нурулла” мәчетендә укырга насыйп итте. Кич белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драматург Илгиз Зәйниевнең “Әрем исе” спектаклен - ике пәрдәле мелодраманы карау бәхетенә ирештек. Кичке Казанның матурлыгын сөйләп, язып кына аңлатып булмастыр, мөгаен. Аны барып, үз күзләрең белән күрергә кирәк. Аллаһы Тәгалә Казаныбызны дошманнардан сакласын, дип догалар кылдык”, - дип газетада Казанга сәфәреннән тәэсирләре белән уртаклашкан "Дин дәресләре" шәкертләре исеменнән Наилә ханым.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10