ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әтнәдә легендар көрәшче Бәрәзә Хафиз призына ярыш булды

26 декабрь 2016, 23:00

Бил алышуда аеруча Әтнә, Арча, Кукмара көрәшчеләре сынатмады.

(Әтнә, 26 декабрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Татарстанның Әтнә районы "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында данлыклы якташыбыз Бәрәз Хафиз призына 2002 һәм аннан да яшьрәкләр арасында татар-башкорт көрәше буенча бәйге узды, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.

Башта район хакимияте вәкиле Хәмит Галимҗанов бәйгене ачып җибәреп, көрәшчеләргә уңышлар теләде. Республика Көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин да сәламләп чыгыш ясады. Ул шулай ук көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиевка республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, спорт федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.

Ярышта, Әтнә командасыннан тыш, Татарстанның Арча, Кукмара, Биектау, Лаеш районнары һәм күрше Мари Эл республикасы көрәшчеләре дә катнашты.

Бәрәзә Хафиз призына көрәш бәйгесе Кубогы - Әтнә командасында. Икенче урында - Арча, өченче урында - Кукмара командалары. Саба көрәшчеләре – дүртенче урында, диелә әтнәлеләр хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10