ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының быелга соңгы утырышы узачак

26 декабрь 2016, 08:02

Бүген республика парламентының 24 нче утырышында көн кадагына 21 сорау куелачак.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”) Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 24 нче утырышы узачак, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәте рәсми порталында. Бу бишенче чакырылыш парламентның быелга соңгы утырышы булачак.

Көн кадагында 21 сорау куелачак, шул исәптән республиканың биш закон проектын, тагын сигез федераль закон проектын тикшерү планлаштырылган. Аларның өчесе беренче укылышта, икесе икенче укылышта каралачак. Шул исәптән, “Татарстанда музей һәм музей эшчәнлеге турында”гы, “Татарстанда документларның мәҗбүри нөсхәсе турында”гы законнарга үзгәрешләр кертү турында сүз барачак. “Татарстанда хокук бозуларны кисәтү турында” закон проекты икенче укылышка куелачак.

Утырышта 2017 елга Татарстан Дәүләт Советының чит ил һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек планы да каралыр дип көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10