ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда ишегалды бәйрәмнәрен бергәләп күңелле уздыра беләләр

24 декабрь 2016, 01:00

Шәһәр артистлары, "28 нче квартал" торак милекчеләре ширкәте, депутатлар да аннан читтә калмады.

 (Азнакай, 24 декабрь, “Татар-информ”, "Маяк", Нәсимә Фазлыева). Татарстанның Азнакай шәһәрендә торак милекчеләре ширкәтләре белән халык арасында тыгыз элемтә урнашкан. Алар бәйрәмнәрне дә матур итеп, бергәләшеп үткәрә. Әледән-әле халык белән җитәкчелек арасында очрашулар да булып тора. Алар район җитәкчеләре белән очраштырып, булган гозерләрен әйтәләр, проблемаларны уртага салып чишәләр, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Әле менә салкын дип тә тормадылар, “28 нче квартал” торак милекчеләре ширкәте коллективы, Азнакай артистлары халык өчен Яңа ел бәйрәме уздырды. Яңа елны ничек каршыласаң, шулай уза, дип, ширкәт җитәкчесе Марат Солтанов бергә-бергә үзара ярдәмләшеп, яшәгән җиребезнең уңайлы һәм матур булуы өчен хезмәттәшлек итеп яшәргә өндәде.

Кемнәр генә килмәгән бәйрәмгә: Аю, Төлке, Куян... Һәм инде, әлбәттә, Кыш бабай. Ә Кыш бабай бүләк-күчтәнәчсез (күчтәнәчләрне депутатлар Наил Вәлиев һәм Рөстәм Бәзгытдинов әзерләгән) килми ул. И, сөенештеләр балалар, бергә-бергә уйнап, әйлән-бәйлән әйләнеп күңел ачтылар. “Кик...ри...күк!” Киләсе елның хуҗасы – Әтәч тә килеп җиткән икән бит! “Төкле аягың белән әтәчкәй! Тормышларыбыз имин, матур булсын!” – диештеләр. Ул кичне купшы чыршысы әйләнәсе күңелле бәйрәм авазлары бик озак шаулап торды, диелә Азнакай газетасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10