ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Вениамин Попов: Татарстанда тупланган тәҗрибәне Россиядән читтә таныту зарур

23 декабрь 2016, 20:16

Фәрит Мөхәммәтшин "Россия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга эшлекле визит белән килгән «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында яклар Россия Федерациясендә дәүләт милли сәясәтен законнар белән тәэмин итүнең аерым мәсьәләләре, Татарстанда милләтара һәм динара багланышлар буенча фикер алышты.

Вениамин Попов фикеренчә, Татарстанда тупланган тәҗрибәне Россия Федерациясенең башка субъектларына гына түгел, ә аннан читтә дә трансляцияләү зарур.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10