ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Халкыбызның милли үзаңы бик югары дәрәҗәдә түгел — Татарстан парламенты депутаты

23 декабрь 2016, 17:14

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев бүген республикада татар теле үсешен тоткарлый торган фактларны атады.

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев татар теле үсешен, аның таралуын тоткарлаучы фактларны әйтте. Ул бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы кичә уздырган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар планына багышланган иде.

Разил Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесенең татар теле үсеше өчен ТАССРда мөмкинлекләр күбрәк идеме, әллә Татарстандамы, дигән соравына җавап биреп, татар халкының милли үзаң дәрәҗәсе түбән булуын билгеләп үтте.

“Советлар чорын карасагыз, Казанда татарча белем бирә торган 10 нчы интернат-мәктәп кенә калган иде. Анысында да ятим балаларны җыеп, белем бирелде. Хәзер Казанда 40 тан артык татар мәктәбе исәпләнә, әмма аларда татарча татар теле һәм әдәбияты фәннәре генә укытыла. Элеккеге хәлгә кайтып барабыз. Чөнки татарча белем бирә торган мәктәпләр берничә генә, Совет чоры белән чагыштырганда, бу өлкәдә алга китеш юк. 1990 елларда ыргылып бер алга китеп алдык, әмма тагын элеккеге эзгә төшеп барабыз”, – диде парламент вәкиле.

Депутат фикеренчә, татар теленең алга китмәвендә халык кына гаепле түгел.

“Моңа федераль законнар да тәэсир итә. Төбәк компонентын юкка чыгара торган 309 нчы законны беләсез (“Россиянең аерым закон актларының белем бирүдә дәүләт стандартлары гыйбарәсе һәм структурасы өлешенә үзгәрешләр кертү турында”гы 309-ФЗ — Л.Л.). Бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә тапшыру да безнең милли мәгарифкә аяк чалды. Дөньядагы бөтен глобальләшү афәте дә тәэсир ясый. Өченчедән, безнең халыкның милли аңы бик югары дәрәҗәдә түгел. Милләт өчен янып йөргән кешеләрне мин адым саен очратам дип әйтмәс идем. Әгәр милли үзаң дәрәҗәсе югары булган катлам 10 проценттан ким булса, милләтнең киләчәк язмышына куркыныч яный дип әйтәләр. Бездә 10 процент бармы икән, бер процентмы икән — анысын санаганым юк. Әмма ул күп түгел. Алга киткән илләрдә милли рух, милли үзаң бик югары дәрәҗәдә”, – диде Разил Вәлиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10