ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Авыл

Айрат Хәйруллин: «Төп бурыч – авыл хуҗалыгында хезмәт хакын арттыру»

22 декабрь 2016, 16:25

Дәүләт Думасы сүзләренчә, авыл хуҗалыгында хезмәт хакы икътисадның башка өлкәләрендәгедән ике тапкырга түбән.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Татарстаннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, парламентның түбән палатасы Аграр сәясәт комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин бүгенге көндә шәхсән үзенең һәм парламент буенча коллегаларының төп бурычы – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәт хакларын арттыру, дип белдерде. Хәзер ул икътисадның башка өлкәләрендәгедән ике тапкырга түбән. Парламент вәкиле бу хакта «Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында «Партия лигасы» дискуссия клубында җиткерде.

«Хәзер капитал шактый булган авыл хуҗалыгында вазгыять бик гади түгел. Тармак үсешенең төп барометры – анда эшләүчеләрнең хезмәт хакы, авыл хуҗалыгында исә хезмәт хакы икътисадның башка өлкәләрендәгедән ике тапкырга түбән. Аны күтәрү – бүгенге көндә төп бурыч», – дип билгеләп үтте А. Хәйруллин.

Депутат шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсенә 2017 елда кабул ителгән федераль бюджетта 2016 ел белән чагыштырганда акча 237 млрд сумнан 215 млрд сумга кадәр киметелгән, дип билгеләп үтте. Шуның белән бергә быел бүленгән субсидияләр, мәсәлән, сөтчелектә, июль аенда ук беткән.

«Тармактан һәрчак әйләнештәге акчаларны юу бара, авыл хуҗалыгы оешмаларына үз алларына куелган бурычларны үтәү авыр. Яңа елның I кварталында без Думада бу мәсьәләгә әйләнеп кайтачакбыз», – дип вәгъдә итте Хәйруллин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10