ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Җәмгыять

Россиядә автобусларда балаларны йөртүгә өстәмә куркынычсызлык чаралары кертелергә мөмкин

21 декабрь 2016, 10:06

Россия Эчке эшләр министрлыгы норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгында балалар төркемнәрен автобусларда утыртып йөртүгә өстәмә куркынычсызлык чараларына бәйле мәсьәләләр карала. Бу хакта бүген ТАСС агентлыгына әлеге министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр биргән.

“Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, башкарма хакимиятнең федераль органнары белән берлектә, автобусларда балалар төркемнәрен оешкан төстә утыртып йөртүдә куркынычсызлык тәэминаты буенча өстәмә чаралар кабул итү мәсьәләсендә эш алып барыла, шул исәптән андый сәфәрләрдә Дәүләт автоинспекциясенең озата бару мөмкинлекләре исәпкә алына”, - дип билгеләп үткәннәр Эчке эшләр министрлыгында. Бу эш нәтиҗәләре буенча норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү күздә тотыла.

Элек хәбәр ителгәнчә, Россия Генераль прокуратурасы автобусларда балалар утыртып йөртү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Аерым алганда, балалар утырып бара торган транспорт колоннасын 3 автобустан башлап түгел, 1 автобустан торган булса да юлларда патруль хезмәте (ДПС) автомобиле белән озата бару тәкъдим ителде.

Балаларны автобусларда ташу буенча регламентны үзгәртү мәсьәләләре күптән түгел Ханты-Манси автономияле округы губернаторы җитәкчелегендәге һәм җирле прокуратура вәкиле катнашындагы комиссия утырышында төбәктә зур яңгырашлы транспорт һәлакәтеннән соң махсус каралды. Быел 4 декабрьдә Ханты-Мансийск – Төмән трассасының 926 нчы чакрымында йөк машинасы, 2 җиңел машина һәм акробатика буенча Ханты-Мансийскидан балалар спорт командасын алып барган пассажир автобусы бәрелешеп, фаҗига 12 кешене һәлак итте, аларның 10сы – балалар иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10