ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендә Татарстан кешеләре утырган автомобиль һәлакәткә юлыккан
Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши
Питрәчнең Кощак авыл җирлеге чикләре үзгәртелү турында закон проекты кабул ителде
Россиядә Чемпионат вакытында 4 млн кеше һава юлы транспортын сайлаган
Казандагы яңа метро станцияләренең исемнәре билгеле булды

Татар дөньясы

Сызрань татарлары тәүге тапкыр "Татар кызы" бәйгесен үткәрде

21 декабрь 2016, 09:13

Сызраньда ел саен "Татар кызы" бәйгесен оештыруны традициягә кертергә ниятлиләр.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә тәүге тапкыр “Татар кызы-2016” бәйгесе уздырылды. Сызрань татарларының милли-мәдәни мохтариятеннән хәбәр итүләренчә, Варламово бистәсе Мәдәният йортында милли бәйрәм рәвешендә оештырылган бәйгедә “Татар кызы” титулына биш кыз дәгъва иткән. Алар - Лилия Сәлимҗанова (7 сыйныф укучысы), Алинә Сәлимҗанова (8 сыйныф), Римма Сәйфуллина (9 сыйныф), Диана Никитина (9 сыйныф) һәм Екатерина Салихова (Сызрань медицина-гуманитар көллияте студенты).

Кызлар жюри һәм тамашачыларга үзләренең мавыгулары турында сөйләгән, татар мәдәнияте, йолалары белән таныштырган, милли аш-су әзерләп күрсәткән.

Бәйге программасы Мәдәният йортының “Рапсодия”, “Задоринки”, “Мозаика” хореографик коллективлары, “Чишмә” вокаль ансамбле, җырчы Раилә Корбанова чыгышлары белән үрелеп барган.

Милли бәйгене оештыруда һәм химая ярдәмен Ринат Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте күрсәткән. Дуслык җиңгән тәүге бәйгедә катнашучы кызларга кыйммәтле бүләкләрне җирле эшкуарлар әзерләгән. "Татар кызы" бәйгесен Сызраньда ел саен үткәрү традициясен кертергә ниятлиләр. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10