ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Авыл, Фән һәм мәгариф

Авыл хуҗалыгы уку йортлары вәкилләре Чирмешәндә укучылар белән очрашулар уздырган

21 декабрь 2016, 07:00

Авыл хуҗалыгы белгечлеге алып кайткан яшь белгечләргә Чирмешән районында төрле өстенлекләр тәкъдим ителә.

(Чирмешән, 21 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Татарстанның Чирмешән районында авыл хуҗалыгы белгечләренә кытлык үзен гел сиздерә. Шул проблеманы хәл итү максатында, район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария академиясе вәкилләре белән очрашу оештырдылар. Уку йортларыннан килгән вәкилләр үзләренә укырга керү тәртибе, уку йортының өстенлекләре һәм студентлар тормышы турында сөйләде, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.

Аерым алганда, хәзер Казан дәүләт аграр университетында - 24, Казан дәүләт ветеринария академиясендә 9 чирмешәнле авыл хуҗалыгы белгечлеге ала. Бу уку йортларын яңарак тәмамлаган яшь белгечнең өчесе районга эшкә кайтты. 2015 елда аграр университетны тәмамлаган Раушан Шәйхетдинов Лашманда крестьян-фермер хуҗалыгы белән идарә итә башлады. Быел шул ук уку йортын тәмамлаган Лилия Шәйхетдинова әлеге хуҗалыкта бухгалтерлык эшенә кереште. Яшь агроном Алинә Гарифуллина “КүтәмәАГРОфирмасы“на эшкә урнашты. Ләкин белгечләргә ихтыяҗ кала бирә.

Югары уку йортлары вәкилләре белән булган очрашудан соң лицейда укучы Женя Кузминада ветеринария академиясенә укырга керү теләге туган. “Мин спортны үз итәм, хайваннарны да яратам, - ди Женя. - Бүгенге очрашудан соң ветеринария белгечлеге кызыксыну уятты”.

Авыл хуҗалыгы белгечлеге алып хуҗалыкларга эшкә кайткан яшь белгечләргә өстенлекләр гамәлдә. Урта һөнәри белем алып, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы юлламасы белән эшкә кайткан яшь белгечкә 100 мең сум акча бирелә һәм 1 ел дәвамында хезмәт хакына 6204 сум өстәмә түләү бар. Ә югары белемле белгечкә 200 мең сум һәм хезмәт хакына өстәмә шул кадәр үк, ягъни 6204 сум каралган. Яшь белгечкә яки гаиләгә торак төзү яисә сатып алу өчен субсидия бирелә.

“2017 елда алда язып үткән уку йортларын 9 якташыбыз тәмамлый, шуларның өчесе районнан максатчан юллама алып китте, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар белән эшләү белгече Светлана Галәүтдинова. - Яшь белгечләрне хуҗалыкларыбызда бик көтәләр”.

Үткән уку елында 9 райондашыбыз авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укырга кергән. Аларның бары берсе генә районнан юллама алып киткән. Максатчан юллама белән авыл хуҗалыгы белгечлеге алырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, диелә Чирмешәннән алынган язмада.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10