ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Башкортстанның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядән гастрольләрдән кайтты
Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе аягын сындырган
Тукай районында яшәүче кыз керәшен җырларын иң яхшы башкаручы булып танылды
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар

Икътисад

Татарстанның ике предприятиесе сыйфат өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясенә лаек булган

20 декабрь 2016, 13:39

Тулаем алганда, Россиянең 11 оешмасына премия бирелә.

 (Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының ике предприятиесе сыйфат өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясенә лаек булган.

Аерым алганда, хезмәткәрләре меңнән артык булган «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте (Түбән Кама), 250гә кадәр кешелек штатлы «ТаграС-РемСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (Әлмәт) лауреат булды.

«ТАНЕКО» җәмгыяте – Россиянең Татарстан икътисады үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия нефть эшкәртү тармагы предприятиесе, һәм ул «Татнефть» компанияләр төркеменә керә.

«ТаграС-РемСервис» җәмгыяте – геологоразведка, нефть һәм газ сәнәгате инфраструктурасын урнаштыру һәм үстерү буенча нефть сервисы хезмәтләренең тулы комплексын күрсәтә торган Россия компаниясе.

Тулаем алганда, Россиянең 11 оешмасы премия белән бүләкләнә.

Сыйфат өлкәсендә дәүләтнең иң абруйлы бүләге булган әлеге премия Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1996 елның 12 апрелендәге 423 нче номерлы күрсәтмәсе белән расланган. Ул ел да конкурс нигезендә продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфаты өлкәсендәге нәтиҗәләрдәге казанышлар, сыйфат менеджментына нәтиҗәле алымнар керткән өчен, номинантларны махсус күләмле сайлап алганнан соң, бирелә. Бу Россия Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендә премия билгеләү буенча советы тарафыннан ел дәвамында тикшереп кенә хәл ителә. Совет исә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендә эшли. Советка Россия Хөкүмәте Аппараты, Россия Дәүләт Думасы һәм Федераль Җыены, башкарма хакимиятнең профильле федераль органнары, сыйфат өлкәсендәге оешмалар, сәнәгый һәм иҗтимагый ассоциацияләр вәкилләре кергән. Премия буенча оештыру эшчәнлеге өчен Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык (Росстандарт) җаваплы.

Премия Россиядә сыйфат менеджменты өлкәсендә дәүләт күләмендә иң эреләрдән санала. Халыкара базарда аның кебекләр исәбендә - сыйфат буенча Европа премиясе (1991 елдан гамәлдә булган EFQM Excellence Award), Япониядә Деминг премиясе (1951 елдан бирле гамәлдәге Deming Application Prize (DAP), АКШта М.Болдридж исемендәге сыйфат премиясе (1987 елдан бирле бирелә торган Malcolm Baldrige National Quality Award (MBNQA) һәм башкалар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10