ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешәннең Утыз Имән авылында һәр урамның үз Кыш бабае бар

20 декабрь 2016, 22:00

Ат чанасына утырып килүче Кыш бабай бүләкләрне кызганмый биредә, капчыгы да зур була.

 (Чирмешән, 20 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Татарстанның Чирмешән районы Утыз Имән авылында Гыйрфанов урамының бер очына Кыш бабай һәр елны бераз соңарып, 2, 3 гыйнварларда килә. Мондагы халык - олысы, кечесе аны урамда бизәлгән чыршы янында самавыр куеп, бәлешен, мантыен пешереп, табын корып көтәргә гадәтләнгән. Бу хәл инде ун елдан артык шулай кабатлана икән, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы соңгы санында.

Ат чанасына утырып килүче Кыш бабай бүләкләрне кызганмый биредә, капчыгы да зур була. Андагы уенчыклар, тәм-томнар - шигырь сөйләүче, җырлаучы, биюче балаларга. Әле шуннан олыларга да өлеш чыга.

Сиринә Фәттахова, ирем Рөстәм ел да шулай үзебезнең урам балаларына бәйрәм оештыра: чыршы бастыра, шашлык пешерә, үзе үк - Кыш бабай да, дип сөйли. Урамга озын өстәл куеп, күрше-күлән - унлап гаилә җыелабыз. Табынга алдан ризыклар пешерәбез, бүләкләргә акча җыябыз, дистә елдан артык шулай инде. Кайчандыр Кыш бабай көткән балаларның кайберләре үзләре әти, әни булдылар, бәйрәмдә инде оныклар катнаша. Әби-бабайлар да оялып тормый. Хатыннарын чаналарга утыртып ирләр узыша, шигырьләр сөйлиләр. Шулай күңелле, әкияттәге кебек үтә безнең урамда Яңа ел бәйрәме, дип сурәтли Утыз Имәннән әлеге ханым.

Фәттаховлар быел да бәйрәм ясарга җыена. Кыш бабай бүләкләрне җыя икән инде. Хуҗабикәләр табынга тәмле ризыклар пешерергә яңа рецептлар өйрәнә, диелә Чирмешән районы газетасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10