ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас районы газетасы озын чәчле кызлар арасында бәйге оештырды

18 декабрь 2016, 22:00

Районның иң озын чәчле кызына чәчтарашка сертификат бүләк ителде.

 (Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, "Йолдыз").  Апас районында мәктәп укучылары арасында озын чәчле кызларны ачыклау максатыннан “Чәчем озын – билемнән“ бәйгесе уздырылды. Бу хакта “Йолдыз“ газетасы сайты хәбәр итә.

Анда Апастан Адилә Насыйбуллина иң күп тавыш җыйды һәм аңа “Фиалка“ чәчтарашханәсеннән сертификат бүләк ителде. Адиләгә шулай ук Диплом һәм редакциянең бүләкләре дә тапшырылды. Икенче урынны алган Апас кызы Назилә Минвәлиева, Акхуҗа авылыннан Адилә Нигъмәтуллина “Алтын алка" Боз сараена сертификат, Диплом һәм бүләкләргә лаек булды, диелә apastovo.ru сайтында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10